Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов: “Мул продукция җитештерүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез”

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, аграр предприятие җитәкчеләре, агропромышленность комплексы ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм. Әлеге көн тырышып, фидакарьләрчә җир эшкәртүчеләр, мал санын саклап, мул продукция белән тәэмин итүче терлекчеләр һәм, гомумән, үз эшен яратып, аңа тугры калучылар бәйрәме. Иртә...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, аграр предприятие җитәкчеләре, агропромышленность комплексы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм. Әлеге көн тырышып, фидакарьләрчә җир эшкәртүчеләр, мал санын саклап, мул продукция белән тәэмин итүче терлекчеләр һәм, гомумән, үз эшен яратып, аңа тугры калучылар бәйрәме. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр икмәк үстерүчеләр,ит, сөт, яшелчә һәм башка продукция җитештерүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез.

Авыл хуҗалыгы өлкәсен һава торышы төрлечә сынаса да, безнең хезмәтчәннәр һәрвакыт мул уңыш алу өчен тырыша. Быел игенчеләребез көче белән ашлык амбарларга кайтарылды, кышлыкка маллар өчен җитәрлек азык әзерләнде.

Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, авыр хезмәтегез, эшегезне яратып башкаруыгыз өчен зур рәхмәт. Шулай ук аерым рәхмәтләремне агропромышленность комплексына нигез салган ветераннарга юллыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, бәхет-шатлыклар, мул тормыш телим.

Илнур Шәймарданов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы,

Алмаз Мәүлетов, район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профсоюз комитеты рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев