Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл халкын «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проектына чакыралар

Татарстанда Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең — кыю бул!» проектын гамәлгә ашыра башладылар.

Ул авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль яктан үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү максатыннан оештырыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия авыл яшьләре берлеге проекты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырыла. Чарада мәгълүмати-консультацион очрашулар, һөнәри юнәлешләр, семинарлар/тренинглар, видеоконференцияләр һәм вебинарлар була.

Проект кысаларында һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары белем бирү оешмаларының авыл территорияләрендә эшкә урнашырга һәм практика (стажировка) узарга теләүче чыгарылыш укучыларын анкеталау һәм аларның реестрын булдыру алып барылачак.

Катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары координацияли.

Беренче чара Арча районында узачак.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев