Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Безнең фермер Фәрит Нәбиуллин Актаныш районы башлыгына экслюзив бүләк ясаган

Актанышта үткән Ык буе Сабантуенда Лениногорск районы Югары Каран авылында татар атлары үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховка эксклюзив бүләк ясады. Ул район башлыгына татар токымлы тай бүләк итте. Бу хакта "Актаныш" сайты хәбәр итә.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев сабан туйлары чорында татар җәмәгатьчелеген татар токымлы атларга игътибар итәргә өнди.Ул милләтебезне татар токымлы атлар ярдәмендә танытырга тәкъдим итә.

Фәрит Нәбиуллин 2010 елдан татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Ул беренчеләрдән булып татар токымлы атларны республика күләмендә үрчетергә кирәк дигән фикерне күтәреп чыккан иде. 2018 елның 4 декабрьдә татар токымлы атлар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлде.

Балачакта кагылган “ат җене” үз эшен эшләде дип белдерде Фәрит Нәбиуллин. 2010 елда ул бу эшкә кешергә була. Шул елны ул беренче атларын алып кайтып, ике елдан инде аларның санын 70кә җиткерә. Бүгенге көндә инде 300 баш исәпләнә.

“Татарның аты бармыни, татар атлымыни?” дип көлешкәннәре дә булды. Бүген инде без шуны горурланып әйтә алабыз: дөньяда нәселле татар атлары токымы торгызылды. Бүгенге көндә токымлы татар атлары Зәй, Әлки, Азнакай, Балтач, Теләче, Саба һәм башка районнарда тарала башлады. Татар халкы үз атын кайтарды. Башта моның белән берничә энтузиаст кына шөгыльләнә башлады. Хәзер инде бу зур нәтиҗәле эш булып чыкты. Атыбыз авылны сакларга, халкыбызны күтәрергә кайтты, — ди Фәрит Нәбиуллин.

Энгель Нәвап улының Актанышта атчылык юнәлешен үстерү хыялы барлыгын исәпкә алсак, Ык буе Сабан туенда моңа матур башлангыч салынды кебек. Кем белә, бәлки якын киләчәктә саф татар районы булган Актанышта татар токымлы атлар да үрчи башлар!

Чыганак, фото: http://aktanysh-rt.ru/news/avyl-khualygy-sulyshy/eksklyuziv-blk-aktanyshka-tatar-tokymly-tay-fotolar-da-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев