Заман сулышы

Безнең фермерга "Кыр көне" күргәзмәсендә сертификат тапшырдылар

Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гаилә терлекчелек фермалары, эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.

Сертификат алучылар арасында Зәй-Каратайдан терлекчелек белән шөгыльләнүче фермер Валерий Ипеев та бар.

Валерий Ипеев турында "Заман сулышы" газетында 19 июнь санында тулырак язылды.

Реклама

 

Фото: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1778702.htm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: