Заман сулышы

Дамир Миңнебаев: «Күрсәткечләр – эшебез нәтиҗәсе»

Бүгенге көндә безнең районның авыл хуҗалыгы тармагы ничек көн итә, нинди күрсәткечләргә ирешкән? Шул уңайдан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев белән сөйләштек. - Дамир Фирдәвесович, терлекчелек тармагын алыйк әле. Быелның 8 ае эчендә нинди күрсәткечләргә ирештегез? - Терлекчелек тармагы ел әйләнәсендә игътибар үзәгендә. Сөт тапшыру - кассага...

Реклама

Бүгенге көндә безнең районның авыл хуҗалыгы тармагы ничек көн итә, нинди күрсәткечләргә ирешкән? Шул уңайдан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев белән сөйләштек.


- Дамир Фирдәвесович, терлекчелек тармагын алыйк әле. Быелның 8 ае эчендә нинди күрсәткечләргә ирештегез?
- Терлекчелек тармагы ел әйләнәсендә игътибар үзәгендә. Сөт тапшыру - кассага акча керүнең чыганагы. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре көн саен 43 тонна сөт реализацияләп, ярты миллионлык табыш ала. Тулаем сөт саву 11,4 мең тоннага җитте. 13 процентка сыерларның продукциялелеге артты. "Восходящая заря" җәмгыятендә әлеге күрсәткеч 22 процентка кадәр җитте, "Ленин" белән "Сатурн-Урал" җәмгыятьләрендә ул 19 процент күрсәтә. Соңгы хуҗалыкта сыерларның продукциялелеге районда иң яхшы күрсәткечләрдән санала. Мәсәлән, бу күрсәткеч «Сатурн-Урал» хуҗалыгында 3647 килограмм, «Хәбибуллин Ф.З.» 3397 килограмм, «Маркс», «Ленин» 3 мең килограммнан артыграк, «Лениногорская»агрофирмасы»нда 3247 килограмм тәшкил итә. Агрофирма Ялтау авылында яңа комплексларны эшләтеп җибәрде.
Быел җәй айларында республика бюджетыннан бер сыерга 680 сум исәбеннән ярдәм күрсәтелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре андый ярдәмне барлыгы 10,5 миллион сумлык алды.
Ит җитештерү дә ел саен арта. Шушы елның 8 ае эчендә 4,4 мең тонна терлек һәм кош-корт ите җитештерелгән.
- Үрчем алу мәсьәләсе белән хәлләр ничегрәк?
- Районда максатчан юнәлештә үрчем алу эше алып барыла. 8 ай эчендә 3 мең 345 баш бозау туган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 242 башка күбрәк. Азык базасын яхшырту һәм кешеләрнең терлеккә карата уңай мөнәсәбәте нәтиҗәсендә шундый күрсәткечләргә ирештек, дияр идем.
Шулай ук I кварталда җирле бюджеттан яңа туган бозаулар өчен бирелгән 414 мең сум, ә республикадан алынган 883 мең сум да бик ярап куйды. Терлек үлеме дә ике тапкырга кимеде.
- Хәзерге техника алга киткән заманда хезмәткәрләрнең хезмәтен җиңеләйтү буенча нәрсәләр эшләнде?
- Районның алты хуҗалыгында сөтчелек корпусларында сөтүткәргечләр белән җиһазланган, бер сөт саву залы бар. Сыер савучының хезмәтен җиңеләйтү өчен 70 процентка заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Шулай ук биш хуҗалыкның терлекчеләренә дә эш җиңеләйде, биредә миксер-азык таратучы җиһазлар куелган.
- Дамир Фирдәвесович, авыл хуҗалыгы өлкәсе дәүләт һәм хакимият тарафыннан игътибардан читтә калмыймы?
- Юк, әлбәттә. 8 ай дәвамында җирле бюджеттан - 11,1 миллион, федераль бюджеттан - 12,8 миллион, республикадан 60 миллион сум күләмендә субсидия бирелде. Әлеге акчаларның күбесе, ягъни 43 миллион сумы минераль ашламалар алуга тотылды. Моннан тыш, предприятиеләр ташламалы бәядән ягулык алу мөмкинчелегенә иреште.
Хакимият гаилә фермасы белән шөгыльләнүчеләргә дә ярдәм итеп тора. Шушы көннәрдә әлеге өлкәгә кагылышлы сөенечле хәбәр алдык: "Эш башлаучы фермер" программасында Керкәледән Наил Галимов катнашып, 1,5 миллион сумлык грант откан. Бу акчаны фермер мал тоту өчен корылмалар төзүгә, мал сатып алуга куллана ала.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышка җиңел генә ирешеп булмый. Ләкин тырышып, уңай нәтиҗә буласына ышанып эшләгәндә - барлык бурыч - максатларны да үтәп була.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: