Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Эшлә дә, ял да ит

«Терлекчеләрнең иң яхшы ял бүлмәсе» республика конкурсында безнекеләр алдынгылар рәтенә чыкты. Агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты оештырган әлеге бәйгедә 8 муниципаль районнан 13 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты. Урыннарда конкурска әзерлек эшләрен район профсоюз комитеты оештырды. Республика комиссиясе ял бүлмәсенең кирәкле әйберләр белән тәэмин ителүен, туклану, эшне оештыру мәсьәләсен безнең...

«Терлекчеләрнең иң яхшы ял бүлмәсе» республика конкурсында безнекеләр алдынгылар рәтенә чыкты.
Агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты оештырган әлеге бәйгедә 8 муниципаль районнан 13 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты. Урыннарда конкурска әзерлек эшләрен район профсоюз комитеты оештырды. Республика комиссиясе ял бүлмәсенең кирәкле әйберләр белән тәэмин ителүен, туклану, эшне оештыру мәсьәләсен безнең районга да килеп тикшереп китте. Һәм менә нәтиҗәсе: "Ялтау" агрофирмасы җәмгыятенең дуңгызчылык комплексы конкурста беренче урынны алды.
Шәхси эшмәкәр Ф.Нәбиуллин һәм "Хәбибуллин Ф.З." күмәк-фермерлык хуҗалыгын терлекчеләргә ял итәр өчен уңайлы шартлар булдырганы өчен билгеләп үттеләр. Алар профсоюзларның республика комитетының Дипломы һәм акчалата премиягә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс

2
X