Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Фермер Фәрит Нәбиуллин: Татар токымлы атларны һәр районда булдырырга кирәк

Татар токымлы атлар РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлде.

Татарстанның Лениногорск районы Югары Каран авылында ферма тоткан эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин татар токымлы атларны республика күләмендә үрчетергә кирәк дигән фикерен белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ”га әйтте. Фермер үзе 2010 елдан татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә.

4 декабрьдә татар токымлы атлар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлгән. Бу турыда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Әлеге яңалыкны шатланып кабул иттем, чөнки милләтебезгә горурлыгыбызны кайтарабыз. Ат ул – безнең брендыбыз булырга тиеш”, - диде Фәрит Нәбиуллин.

Татар токымлы атлар рәсми рәвештә расланганчы, аның агрофирмасына Мәскәүдән, Рязаньнан берничә тапкыр комиссияләр килеп киткән.

• Фәрит Нәбиуллин – Лениногорск районы Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай” ат утары хуҗасы. Биредә ел саен “Бәйге” дип исемләнгән чабышлар уздыра. Хуҗалыгына беренче татар атларын ул Туймазы, Чиләбедән алып кайткан. Бу атлар гәүдәгә зур түгел, 500-550 килограмм авырлыкта, буйлары 135 см чамасы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/20/177485/

Фото: https://vk.com/koni_almakai, Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев