Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хөкүмәт крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итәчәк

Россия Хөкүмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләгән документны хуплады. Шулай итеп, 2015 елда фермер хуҗалыкларын үстерү өчен Россия төбәкләренә 3,375 млрд. сум субсидия бүлеп биреләчәк. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен Татарстанга 56 млн. сум акча каралган. Татарстанга бүленеп биреләчәк сумманың 31,3 млн. сумы крестьян-фермер хуҗалыклары булдыру һәм үстерү өчен грантларга,...

Россия Хөкүмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләгән документны хуплады. Шулай итеп, 2015 елда фермер хуҗалыкларын үстерү өчен Россия төбәкләренә 3,375 млрд. сум субсидия бүлеп биреләчәк. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен Татарстанга 56 млн. сум акча каралган.
Татарстанга бүленеп биреләчәк сумманың 31,3 млн. сумы крестьян-фермер хуҗалыклары булдыру һәм үстерү өчен грантларга, эш башлаучы фермерларга көнкүреш яктан җиһазлану өчен сарыф ителәчәк. 22,7 млн. сум субсидия гаилә терлек фермаларын үстерү, ә 1,8 млн. сум акча фермер хуҗалыклары чыгымнарының бер өлешен кайтару өчен тотылачак.
Россия буенча крестьян-фермер хуҗалыклары булдыру һәм үстерү өчен грантларга, эш башлаучы фермерларга көнкүреш яктан җиһазлану өчен 1,9 млрд. сум акча каралган. Гаилә фермалары үсешенә 1,425 млрд. сум, ә фермер хуҗалыклары чыгымнарының бер өлешен кайтару өчен 50 млн. сум акча тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КФХ