Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Иң яхшы сабанчы лениногорскилы Рамил Гәрәев: Премиям – өй ремонтлауга!

Республикада иң яхшы сабанчылар арасында бәйге гөрләвен хәбәр иткән идек инде. Тракторчылар арасында Лениногорскиның Урдалы авылы егете 46 яшьлек Рамил Гәрәевкә тиңнәр булмаган. Ул көндәшләре арасында абсолют җиңүче. Рамил Гәрәев шушы авылда туып-үскән. Үзе әйтмешли, теше чыкканнан бирле колхозда хезмәт куя. - Урта мәктәпне 22 укучы тәмамладык, - дип үзе...

Республикада иң яхшы сабанчылар арасында бәйге гөрләвен хәбәр иткән идек инде. Тракторчылар арасында Лениногорскиның Урдалы авылы егете 46 яшьлек Рамил Гәрәевкә тиңнәр булмаган. Ул көндәшләре арасында абсолют җиңүче.


Рамил Гәрәев шушы авылда туып-үскән. Үзе әйтмешли, теше чыкканнан бирле колхозда хезмәт куя.

- Урта мәктәпне 22 укучы тәмамладык, - дип үзе белән таныштыра башлады ул. - Безнең заманда колхозда калып эшләү модада иде. Мода гына да түгел, мәҗбүри иде бугай әле ул елларда. 21 классташ шулай итеп авылда калдык. Бер ел төрле эшләрдә йөргәннән соң, армиягә барып, ил алдындагы бурычымны үтәп кайттым. Аннан кайткач, миңа шактый ук яңа чылбырлы тракторны ышанып тапшырдылар. Аның кабинасына беренче кереп утыруларымны әле дә хәтерлим. Берәү җитәкче кәнәфиенә ия булса да ул кадәр шатланмас! 13 ел бер җан булып хезмәт куйганнан соң, 2008 елда көпчәкле трактор бирделәр. Анда да көнне-төнгә ялгап, намус белән тырышып эшләдем. 2008 елдан исә, колхоз таралып, агрофирмалар оешкач, чит ил тракторына утырдым.

Һәр чатыннан тузан кереп, эсседә чыдап булмаслык кызу, салкында катып үләрлек салкын җанга тисә дә, ияләшкән "дус"тыннан аерылу җиңелләрдән булмый аңа. Тик яхшыга кем күнекмәсен! Рамил әфәнде дә чиста, уңайлы кабиналы яңа тракторда хезмәт куя башлый. Һәм яңадан-яңа үрләр яуларга керешә.

- Тракторны яратмасаң, анда эшләп булмый. Аңа мәхәббәт - минем канымда. Әти дә 45 ел буе тракторист булып эшләде. Без аның янында, трактор кабинасында үстек. Рульгә буй җитмәсә дә, 5 сыйныфларда әти тракторны ышанып тапшыра иде, - дип хатирәләрен яңарта ул. - Кызганыч, әти инде безнең арабызда юк. Улының да үзе кебек тәҗрибәле тракторчы булуын, аның уңышларын күреп сөенер иде. Без гаиләдә өч ир бала үстек. Олы абыебыз да яшьли дөнья куйды, Әфган җиреннән әйләнеп кайту насыйп булмады аңа...

Рамил абыйга бәйгедә катнашачагын вакыты килеп җитәрәк кенә, нибары өч көн алдан әйтәләр.

- Иртәрәк әйтү кирәк тә түгел. Вакыт сузылган саен борчыла башлыйсың бит ул. Ә болай артык хафаланмадым. Белмәгән эш түгел лә, дип тәвәккәлләдем. Тик соңгы көнне генә: "Рамил, бу бит синең үзең өчен генә эшләвең түгел, бөтен районның күзе сиңа төбәлгән", - дигән уйлар тынгылык бирмәде. Җаваплылык куркытты.

Яшьтән алган белем, еллар буе тупланган тәҗрибә, камилләшкән күнекмәләр Рамил Гәрәевне финалга чыккан 11 көндәшеннән аерып тора. Рамил абый үзе исә җиңүен әнисенең хәер-догада булуы, ике көн буе теләк теләп торуында күрә.

Бәйге шартлары буенча катнашучыларга махсус кыек итеп билгеләнгән 36 сутый җирне тиз һәм сыйфатлы итеп сөрергә кирәк була. Рамил әфәндегә исә рөхсәт ителгән 50 минутның 36 минуты җитеп аша! Сөрелгән җирнең сыйфаты буенча да аңа тиңнәр булмый. Тракторчылар кечкенә "Белорусь" тракторында да узыша.

- Мондый тимер атка утырып карасам да, эшләгәнем юк иде. Шуңа күрә анысындагы уңышлар белән мактана алмыйм, - ди тыйнак ир.

Шулай итеп, гомум нәтиҗәләр буенча, Рамил Гәрәев 126 балл җыеп, беренче урынны яулый. Икенче урын хуҗасы - 122, өченчесе, аннан аз гына калышып, 119 баллга ия була. Абсолют җиңүчегә 100 мең сум күләмендә премия бирелә. Рамил әфәнде аны йорт ремонтына тотарга уйлый.

- Эшеңне яратсаң, аннан тәм дә, ямь дә, табыш та алырга була, - ди ул.

Сүз уңаеннан, Рамил Гәрәев язын һәм көзен җир сөргән вакытта аена 40-50 мең сум тирәсе акча эшли. Кышын исә аннан азрак. Хезмәт хаклары буенча тоткарлыклар юк икән. "Гел шушының кадәр акча алып торсаң, ерак китеп була",- дип көлә үзе.

Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев