Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Игелек табиблары

Тормыш-көнкүрешне яхшыртуда авыл халкының да тырышлыгы, теләге зур әһәмияткә ия. Мәктәп, Мәдәният йорты, медпункт һәм аларда махсус белемле, үз эшләрен җиренә җиткереп эшләүче кадрлар булу мөһим шартларның берсе дип саныйм. Бүгенге мәкаләм авылыбызның фельдшер-акушерлык пункты турында. ФАП авылның үзәк урамында урнашкан. Ул 9 бүлмәле. Физкабинеты да бар хәтта, ләкин буш...

Тормыш-көнкүрешне яхшыртуда авыл халкының да тырышлыгы, теләге зур әһәмияткә ия. Мәктәп, Мәдәният йорты, медпункт һәм аларда махсус белемле, үз эшләрен җиренә җиткереп эшләүче кадрлар булу мөһим шартларның берсе дип саныйм.


Бүгенге мәкаләм авылыбызның фельдшер-акушерлык пункты турында. ФАП авылның үзәк урамында урнашкан. Ул 9 бүлмәле. Физкабинеты да бар хәтта, ләкин буш тора, эшләми, чөнки аппаратурасы юк. Шушы "сарай"да ике мөлаем ханым эшли. Мөдире - Нина Михайловна Хамдамова. Тәҗрибәле, таләпчән фельдшер ул. Үз эшен яхшы белүче, уңган-булган ханым. Намуслы, туры сүзле. Әле генә лаеклы ялга чыкты. "Эшемне яратып башкарам. Хезмәттәшем Ирина Степановна белән дә бик тату эшлибез. Ярый әле медпункт бар, халыкка медицина ярдәме һәрдаим вакытында күрсәтелә. Эш шартлары яхшы. Суыбыз гына юк. Анысын ташыйбыз. Акчасы күчерелде. Киләсе елга су кертерләр инде",- ди мөдир.
Аның хезмәттәше - Ирина Степановна Григорьева. Күрше Иске Куак авылы кызы. Бөгелмә медучилищесын тәмамлап, Лениногорскига акушерка булып эшкә кайткан. Федотовканың иң уңган, чибәр егетләренең берсе Александр Григорьевка кияүгә чыккач, монда эшли башлый. Берсе - география, тарих фәннәре укытучысы, икенчесе - шәфкать туташы, бәби көтүче әниләрнең һәм аларның балаларының кайгыртучысы, дәвалаучысы. Һәр әни һәм балалар турында хәбәрдар, аларга киңәшен биреп, туганнарча яши. Әниләр дә, әбиләр дә бик канәгать. Өч бала әнисе Зөһрә Васильевага кызыксынып сорау бирдем. "Без Иринадан бик канәгать, балаларыбыз чирләп китсә, аның янына чабабыз, һәрдаим өйләргә йөри, медпунктта да тикшереп-карап тора. Медикларыбызга зур рәхмәт",- диде ул.
Авырулар өйгә чакырса да, шәфкать туташларыбыз килеп җитә. Өй телефоны булгач, күбрәк Ирина Степановнаны борчыйлар. Ул беркайчан да килми калмый. Ә бит җәяү, кайчагында төнлә, авырулар янына йөрү җиңел түгел. Бу турыда сорагач, "Безнең эш шундый, эшебез шул булгач, авырмы, җиңелме, ярдәм итәргә тырышабыз. Чирләмәсеннәр генә",- дигән җаваптан бик канәгать калдым. Эшне үзенә ничек җайлы, шулай гына эшләүчеләр дә бар ич тирә-юнебездә.
Григорьевлар гаиләсенең тагын бик күркәм ягы бар: бик актив алар. Парлап үзешчән сәнгатьтә катнашалар, үз милләтләре өчен җан атучылар. Ирина үзе машина йөртә. Кирәк булса - печәнгә китәләр, кирәк икән - концерт-театрга. Әнисе юлын сайлаган уллары Андрейны атна саен Әлмәткә машина белән илтү, алып кайтуны да үзе башкара, дип беләм. Шәп бит. Икенче уллары Антон VI сыйныфта укый. Өйдә әти-әнисенең уң куллары. Бик тырыш, уңган бала.
Язмамда күренгәнчә, бу гаиләгә хөрмәтем зур. Ләкин бу минем генә түгел, күпләрнең карашы. Мондый гаиләләр - авылның терәге һәм киләчәге.
Озакламый Ирина Степановнаның эшли башлавына 20 ел тула. Аны олы юбилее белән котлыйсым килә. Киләчәктә һөнәри осталыгын тагын да "шомартып", авыл тормышында актив катнашып, үрнәк гаилә булып яшәргә язсын аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђдђният