Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Казанда Сабантуйның төп кунаклары хезмәт кешеләре иде, араларында безнең район хезмәткәре дә бар

23 июньдә Казанда милли татар бәйрәме – Сабантуй гөрләп узды. Сабантуйның төп мәйданы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта оештырылды, биредә Татарстанның 11 муниципаль районы үз утарларын ачты.

 

Бәйрәмнең  мәртәбәле  кунаклары  булып  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов,    Төрекмәнстан  Президенты   Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Киңәшчесе    Минтимер Шәймиев, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов һәм  башка  рәсми  затлар  килде.  

Мәйданда  бәйрәм  тантанасын  ачу  хезмәт  кешеләрен – Татарстанның  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен  котлаудан  башланды.  Сәхнәгә,  горур  атлап,  Әгерҗе  районыннан хезмәт  династияләре  вәкилләре Тимофеевлар һәм Балтач  районыннан Саттаровлар чыктылар,  аларның  4  буынын  авыл  хуҗалыгы  бәйли,  алар  барысы  да  җирдә  эшләүчеләр.       

Аннары сәхнәгә АПК   ветеранннары  менде.  Лениногорск районыннан Роза Гафиятуллина   54 ел   авыл  хуҗалыгында  хезмәт  итә,  озак  еллар  сыер  савучы  булып эшли.  Бүгенгесе көндә ул "Лениногорская агрофирмасы"ның Мичурин бүлекчәсендә сөтчелек фермасында мөдир булып хезмәт итә.

Сәхнәгә Механизаторларны, терлекчеләрне, фермерларны, авыл  хуҗалыгы предприятиеләре белгечләрен  һәм  җитәкчеләрен  чакырдылар.   Алар  барысы  да  Сабан  туеның  төп  кунаклары  булдылар.

 

Чыганак:Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

http://agro.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев