Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хуҗалыкларда мал азыгы әзерләү техникасы торышын тикшерделәр (фотолар)

Узган атнада район хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү техникаларының торышын, әзерлеген бәяләү буенча конкурс үтте.

Комиссия составында республика авыл хуҗалыгы министрлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе, Гостехнадзор, Россельхозцентр вәкилләре бар иде.
Мал азыгы әзерләүдә катнашачак техникалар җентекле тикшерү узды, шулай ук механизаторның шәхси сак чаралары һәм техникасында  янгын сүндерү чаралары булуга да игътибар ителде. Моннан тыш сенаж-силос траншеялары әзерлеге дә исәпкә алынды.

Конкурс ахырында нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы әзерләнгән хуҗалыклар дип, “Лениногорская агрофирмасы”, “Ленин”, “Сатурн-Урал” билгеләнде.  

Фотолар: Гостехнадзорның Лениногорск бүлегеннән


                   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев