Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Куакбашлыларның шатлыклы вакыйгалары бар, укучыбыз яза

Быел безнең Куакбаш авылында сөенерлек вакыйгалар булды, дияр идем. Яңа фельдшер-акушерлык бинасы төзелде. Хәзер анда якты, матур. Авыл халкы өчен зур куаныч булды. Иман йортында зур эшләр башкарылды. Мәчетнең тәрәзәсе пластикка алыштырылды. Тышкы ягы тышланган, матур яшел төс белән балкып утыра. Тирә-ягын, ялт иттереп, өмә ясап җыештырдылар. Шулай итеп Корбан...

Быел безнең Куакбаш авылында сөенерлек вакыйгалар булды, дияр идем.


Яңа фельдшер-акушерлык бинасы төзелде. Хәзер анда якты, матур. Авыл халкы өчен зур куаныч булды. Иман йортында зур эшләр башкарылды. Мәчетнең тәрәзәсе пластикка алыштырылды. Тышкы ягы тышланган, матур яшел төс белән балкып утыра. Тирә-ягын, ялт иттереп, өмә ясап җыештырдылар. Шулай итеп Корбан гаетен чиста күңел, изге ниятләр белән каршы алдык.

Мәчетне ремонтлауда авылдашыбыз Рафис Мансуровның көче керде. Ул үзе Ислам дине йолаларын хөрмәт итеп, үтәп яши. Шулай ук зур эштә авыл халкы да, мөмкинлегеннән чыгып, матди ярдәм итте.

Җәй айларында авылның Һади Такташ урамына вак таш салынды. Ул бездә иң озын урам санала. Мин дә шушында яшим. Юллы булу җайлы инде ул. Рәхәтләнеп йөрибез, йөрегәндә авылдашыбыз Илсур Сөләймановка рәхмәт укыйбыз. Чөнки аның тырышлыгы, аның җитәкчелегендәге бригада эшчеләре ярдәме белән эшләнде бу эш. Илсур юл төзелеше оешмасында мастер булып эшли.

Хәзер урамда юл да, баганаларда ут та бар. Ә яктырткычларны Әзһәр Галиев авыл башлыгы булып эшләгәндә куйдырткан иде. Лаеклы ялда булса да, Әзһәр абый электр эшләре буенча ярдәм итеп тора.

Башкарылган эшләргә тагын мәдәният йортының бакчасы тотып алынуын, су линияләре яңартылуын кертәсем килә. Хәзер өйдән чүп-чарларны да билгеле бер көндә, вакытында, чүп җыя торган машинага чыгарабыз.

Алда язылган халык өчен кирәкле, файдалы эшләрдә авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанованың да өлеше зур дип саныйм.

Зөлфирә Закирова

Язманың тулырак вариантын "Заман сулышы"ның киләсе санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучы яза