Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграр предприятиеләрендә язгы чәчүгә минераль ашламалар туплау ничек бара?

Озак тормас, язгы кыр эшләре дә башланып китәчәк. Хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек ничек бара, минераль ашламалар туплау эше ни хәлдә? Болар хакында авыл хуҗалыгы идарәсендә идарә белгечләре һәм аграр предприятие, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.


Ашланган җир аш бирер, диләр. Язгы кыр эшләре алдыннан әлеге гыйбрәтле сүзләрнең мәгънәсе тагын да актуаль була. Чөнки минераль ашламасыз җирдән уңыш алып булмый. Киңәшмәдә Татарстанның бер акционерлык җәмгыятенең баш белгече Алмаз Нигъмәтҗанов катнашты. Ул җәмгыятьтән минераль ашламалар алуның төрле юллары белән таныштырды.

Татарстан Республика бюджетыннан минераль ашлама алучы хуҗалыкларга субсидия каралган. Әгәр хуҗалык бер гектар чәчүлек җиренә 35 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама кертсә, ул 1 гектар чәчүлек җиргә 515 сум акча алачак.  Бүгенге көндә безнең районда 1 гектар чәчүлек җиренә 35 килограмм ашлама туплаучы хуҗалыклар бар: “Маркс”, “Ганиев И. И” фермер хуҗалыгы, “Хәйретдинов Н.Л”, “Мәмәтов Р. М.” фермер хуҗалыклары туплаган. Башка аграр предприятиеләр дә әлеге күрсәткечкә җиткерерләр, диелде киңәшмәдә, мондый шарт апрельгә кадәр эшләячәк икән.

 Моннан тыш Татарстан һәм Россия бюджетыннан 370 сум субсидия дә каралган. Шулай ук хуҗалыкларга минераль ашлама буенча субсидия алуның тагын бер юлын аңлаттылар, ул – әгәр аграр предприятие бөртекле һәм кузаклы культураларның чәчүлек җирен, узган ел белән чагыштырганда, арттырып чәчә алса, 1 гектар җиргә 250 сум субсидия алу мөмкинлеге бар.

-    Җирне ашламалау авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезләрәнең берсен тәшкил итә. Ашламалар уңдырышны арттырып кына калмыйча, аның сыйфатын да яхшырталар: үсемлекләрдә шикәр, майлар һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр дә арта, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы начальнигы Илнур Шәмарданов.

Ул шулай ук аграр хуҗалык җитәкчеләренә орлык фондын яңарту буенча һәм югары репродукцияле орлыклар булдыру эшен алып барырга кушты.

Тиздән хуҗалык җитәкчеләре язгы кыр эшләре буенча эш планнары белән хисап тотачак, моңа әзерлек эше бара.

 

Розалия Мостафина

Фото: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минераль ашламалар Лениногорск авыл хуҗалыклары