Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск делегациясе «Татарстанда кыр көне - 2019» күргәзмәсендә катнашты

Лаеш  муниципаль районында  Идел  буеның иң  зур  агротехник  күргәзмәсе - «Татарстанда  кыр  көне - 2019» ачылды. 

Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Лениногорск делегациясе булды. Күргәзмәгә кичә аграр предприятие җитәкчеләре дә барды. Бүген исә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, аграр хуҗалык белгечләре китте.
«Татарстанда  кыр көне» күргәзмәсе  - АПК продукциясен,  товарларын  һәм  хезмәт күрсәтүләрен  кыр  шартларында ачык   презентацияләү ул.    Күргәзмә  кысаларында   авыл  хуҗалыгында  кулланылучы  барлык   категория  чаралар  күрсәтелде:      агрокультураларның  югары  уңыш  бирә  торган  сортларыннан  һәм  нәтиҗәле  ашламалардан,  үсемлекләрне  яклау  чараларыннан  башлап  туфрак  эшкәртү  һәм  азык  әзерләү  техникасына  кадәр.    Быел  күргәзмә  эшендә  Россиянең  24 төбәгеннән  һәм Белоруссиядән     167 компания  катнаша.
Чара  кысаларында  эшлекле  программада  түгәрәк  өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар  уздыру һәм  компанияләрнең    презентацияләре  каралган.


Фотолар: http://agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев