Лениногорск фермеры татар атлары алып кайтты
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск фермеры татар атлары алып кайтты

Районда атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрид Нәбиуллинның фермер хуҗалыгы күптән түгел 54 баш татар аты алды. Әлеге гамәл республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә булдырылган. Татар атларын үрчетүне кире кайтарып, аларны тагын да күбәйтү максатыннан эшләнгән. Алар һава торышы үзгәрүгә чыдам, гәүдәгә артык зур түгел, җилкә калкымы уртача 132-135...

Районда атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрид Нәбиуллинның фермер хуҗалыгы күптән түгел 54 баш татар аты алды.
Әлеге гамәл республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә булдырылган. Татар атларын үрчетүне кире кайтарып, аларны тагын да күбәйтү максатыннан эшләнгән. Алар һава торышы үзгәрүгә чыдам, гәүдәгә артык зур түгел, җилкә калкымы уртача 132-135 сантиметр тәшкил итә, азыкка да сайланмыйлар, атланып йөрүгә дә түзем.

Нет комментариев