Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы фермеры Алтын медаль белән бүләкләнде

Шушы көннәрдә Урмышлы фермеры Фәнзәт Хәбибуллин сөенече белән уртаклашты:  Татарстанның  фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кооперативлары ассоциациясенең  съездында аңа алтын медаль тапшырганнар. Әле ниндие, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән ул.


Әлеге югары бүләккә терлекчелек продукциясен җитештерүдә һәм эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешүе өчен “Иң яхшы гаилә (терлекчелек) фермасы” номинациясендә алтын медальгә лаек була.

Белүебезчә, Фәнзәт Хәбибуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы районда алдынгылар рәтендә баручы хуҗалык. Урмышлы авыл җирлегенә керүче Елховой авылының ташландык фермаларына сулыш кертеп, эшчәнлеген башлап җибәрде.

Хәзерге вакытта икмәк үстереп, мул, сыйфатлы сөт савып, экологик яктан чиста продукция җитештереп югары күрсәткечләргә ирешеп эшли фермерлык хуҗалыгы. Россия  авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хезмәтен бәяли белгәч, безнең район өчен дә зур горурлык, Фәнзәт Зиннәтулловичка да стимул булып тора.


Әлеге съездда чыгыш ясаган республика аграр министры Марат Әхмәтов: «Республикада  без  ышанычлы  терәк  – үзләренең  мөстәкыйль  хезмәте  белән  ихтирам казанган  һәм танылган  фермерлар классы  булдыра  алдык», дип әйткән.

Дәүләт ярдәме  чаралары  фермерларга  үсәргә  һәм  продукция җитештерү  күләмнәрен  арттырырга  ярдәм  итә дигән фикер дә яңгыраган утырышта. 


-    Фермерлык хуҗалыкларына субсидияләр бирү алга таба да булачак, минераль ашламаларга да субсидия биреләчәк дип әйттеләр съездда, - ди фермер.

 

Автор: Розалия Мостафина
 

http://agro.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев