Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы комбайнчылары иң яхшылар арасына керде

Республикабыз комбайнчылары акчалата бүләкләнде, араларында Лениногорск районының уңган-булган комбайнчылары бар.

 

Август аенда Татарстанда “Иң яхшы комбайнчы-2021” исемле республика конкурсы игълан ителгән иде.

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе 235 җиңүчене билгеләде. Монда иң күп суктыручы һәм иң күп егучы күрсәткечләре искә алынды. Бу уңайдан комбайннар егәрлеккә бәйле рәвештә 4 төркемгә бүленде.

Ә бездә җиңүчеләр булып түбәндәге комбайнчылар танылды. Аларга акчалата премияләр тапшырылды.

Беренче төркемдә – Марс Рәхимов, Кузнецов И.Н хуҗалыгында эшли, 1104  тонна ашлык суктырган.
Азат Хәбибуллин – “Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгында эшли, 589 тонна ашлык суктырган.

Икенче төркемдә – Владимир Мокшин, - “Хәйретдинов Н.Л” фермер хуҗалыгыннан, 995 тонна ашлык суктырып алды.

 Өченче төркемдә – Виктор Богачев, шул ук хуҗалыктан, ягъни “Хәйретдинов Н.Л”.   1130 тонна бөртеклеләр суктырган.

Дүртенче төркемдә – Рамил Шәмгунов, “Август-Лениногорск” җәмгыятеннән, 2541 тонна ашлык суктырды.
Артур Шәйдуллин, “Август-Лениногорск” җәмгыятендә эшли, 2078 тонна бөртеклеләр суктырган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев