Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында комбайннар парады үтте

Узган атнада комбайннар парады вакытында яуган яңгырга карап, кирәк вакытта кая булды икән бу яңгыр, диеште игенче-механизаторлар. Быелгы уракта катнашачак комбайн­нарның әзерлеген тикшерү, гадәттәгечә, берничә кустта узды. «Спартак» агрофирмасы» территориясендә үткән парадта без дә булып кайттык. Бирегә шулай ук «Маркс», «Ленин» хуҗалыклары комбайннарын алып килгән иде. Тикшерү комиссиясе составында республика...

Узган атнада комбайннар парады вакытында яуган яңгырга карап, кирәк вакытта кая булды икән бу яңгыр, диеште игенче-механизаторлар.


Быелгы уракта катнашачак комбайн­нарның әзерлеген тикшерү, гадәттәгечә, берничә кустта узды. «Спартак» агрофирмасы» территориясендә үткән парадта без дә булып кайттык. Бирегә шулай ук «Маркс», «Ленин» хуҗалыклары комбайннарын алып килгән иде.
Тикшерү комиссиясе составында республика авыл хуҗалыгы министрлыгыннан вәкилләр, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге белгечләре бар иде. Әкрен генә сеңдереп яуган яңгыр «кыр корабларын» брезент «келәмгә» бастырып, герметиклыгын тикшерергә мөмкинлек бирмәде. Гостехнадзор бүлеге комбайнның документларын, техник халәтен, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен күзәтте. Әле бу беренчел күзәтү генә икән, уракка кадәр тагын бер тапкыр карап, механизаторларга техталон биреләчәк.
«Маркс» җәмгыятенең 3 мең 350 гектар җирдән бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Уракта алты комбайн эшләячәк, шуның дүртесе - әллә кайдан балкып торган сары төстәге «Нью-Холланд». Комбайнчы Әсхәт Сәхапов: «Үземне белә башлаганнан бирле комбайнда мин, монысы унҗиденче сезон», ди. Башта әтисе янында ярдәмче булып эшләгән егеткә тора-бара үзенә штурвал артына утырырга туры килә. Куәтле Нью-Холландка таба ымлап, боларның кондиционеры, музыкасы бар, көненә 1 мең гектар эшләргә сәләтле, ди. Шулай ук бу хуҗалыкта Илдар Миңнегулов, Петр Петров кебек тәҗрибәле комбайнчылар уракка керешергә әзер.
«Спартак» агрофирмасы»нда бер комбайнга 370 гектар эш күләме туры килә. Аларның игенчеләре алдында 1 мең 490 гектар мәйданнан уңышны җыеп алу бурычы тора. Хуҗалык парадта өч комбайнын тәкъдим итте, тиздән бер яңа комбайн кайтачак. «Спартак»та яшь механизаторларның берсе Альмир Вәлирахманов өчен быелгы урак - бишенчесе. «Нива» комбайны да шул кадәр вакыт уракта катнашкан. 22 яшьлек егет авылны яратуы аркасында монда хезмәт итә.
- Мәктәптән соң шәһәрдәге 14нче училищеда укып, авылга кайттым. Эштән зарланырлык түгел, миңа ошый. 2013 елда 7 мең тоннага якын бөртекле суктырдым, узган ел 6 мең тонна булды, - ди.
Елның төрле сезонында эш табыла аңа. Яз-көз җир эшкәртүдә, кыш көне МТЗ тракторы белән малларга азык ташый, Фаик абый Мөкминов белән алмашып эшлибез, ди.
«Ленин» җәмгыяте игенчеләре быел 1 мең 330 гектардан бөртеклеләрне суктырачак. Бер комбайнга эш күләме 440 гектар туры килә. Өч комбайн ватылмыйча гына эшләп, икмәкне җыеп алырбыз, ди хуҗалык белгечләре. Күптән түгел тырышып эшләүче механизаторны югалтканнар, бакыйлыкка күчкән икән. Эзли торгач, Александр Ильдибиновны эшкә алганнар. Хәзер бит техникага утыртып эшләтергә кеше дә табып булмый. Уракта тагын Ирек Иванов, Юрий Игнатьев эшләячәк.
Бу кусттагы комбайннарның әзерлеген яхшы дип бәяләде республика авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев