Лениногорск районына эшлекле визит белән республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килде (фотолар)
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районына эшлекле визит белән республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килде (фотолар)

Бүген районыбызга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов  килде. Аны “Татагролизинг” җәмгыяте генераль директоры Азат Җиһаншин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов озатып йөрде.

Ул иң беренче шәһәрдәге “Виктория” крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән танышты. Биредә теплица комплексы урнашкан. Ул кыяр-помидор һәм яшел үлән (зелень) үстерү белән шөгыльләнәчәк. Әлегә теплица ясалып килә. Аны  өч этапта башкару күздә тотыла. “Виктория”нең хуҗасы Владимир Мадиев әйтүенчә, теплица 5 ел эчендә хакын капларга тиеш. Көзгә беренче уңышны алырга җыеналар. Теплицаның мәйданы 3  гектар.


Министр визитын район кырларын вертолеттан күзәтү белән дәвам итте. Аннан Иске Иштирәк янындагы кырга төште. Биредә комбайннар парады бара иде. Марат Әхмәтов механизатор-комбайнчылар белән сөйләште, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.


-    Сезнең районның географик үзенчәлеген исәпкә алсак, лениногорскилыларга икмәк җыю җиңелләрдән бирелми. Җитмәсә, быел сезнең якларда явым-төшем тә аз булды. Урак чорына ныклы игътибар бирелсен иде. Монда механизатор, инженерлык хезмәте, җитәкчедән дә уяулык сорала. Сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәк. Югалтуларсыз җыеп алырга булсын, - дип теләде Марат Готович.


Бу хакта тулырак  “Заман сулышы” газетының җомга санында укыгыз.
Зилә Мөдәррисова, Регина Гирфанова фотолары.
 


Нет комментариев