Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр (ФОТОЛАР)

Район кырларында урып-җыю дәвам итә. 16 август көнне беренче-икенче атнаның алдынгы комбайнчыларын бүләкләделәр, аларга акчалата премия һәм күчмә флаг тапшырылды.


Бүләкләүдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм сыйфат комиссиясе вәкилләре катнашты.


Җитештерүчәнлеге югары булган комбайннар арасында беренче атнаның җиңүчесе булып Хәмидуллов Илдар  (“Лениногорская агрофирмасы”) танылды. Ул бер атнада 613 тонна бөртекле суктырган. Икенче атнаның җиңүчеләре икәү булды: Кәлимуллин Хәмит (374 тонна), Артур Шәйдуллин (374 тонна), (“Лениногорская агрофирмасы”)

Уртача җитештерүчәнлеге булган комбайннар арасында беренче атнада “Сатурн-Урал”дан Ринат Гобәйдуллин (430 тонна), икенче атнада – Азат Габидуллин (“Лениногорская агрофирмасы”), (307 тонна).

Кече җитештерүчәнлектәге комбайннар арасында “Ленин” хуҗалыгыннан Ирек Иванов (311 тонна), икенче атнада җиңүче булып Азат Хәбибуллин танылды. (“Хәбибуллин Ф.З” КФХ, 252 тонна).

Бүләкләүдә Розалия Мостафина булып кайтты.

Фото: Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X