Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының татар токымлы атлары рингка чыкты (+фотолар)

Районыбызның Каран авылындагы татар токымлы атлар Казанда рингка чыкты.


Быел башкала ипподромында беренче тапкыр татар токымлы атлар рингы узды. Хөкемдарлар атларны төре, адымы һәм юртаклыгы буенча бәяләде.

Бүленеш җенес һәм яшь нигезендә башкарылды, шулай итеп ике, өч, дүрт һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге бия һәм айгырларны карау үткән. 20дән артык татар токымлы ат катнашкан.

Безнең районның Каран авылыннан Нәбиуллин хуҗалыгында үрчетелүче татар атлары да монда катнашты. Әйтергә кирәк, Тейма кушаматлысы – иң яхшы бия исемен алды. Ул дүрт яшь һәм аннан да өлкәнрәк бияләр рингында беренче урынга лаек була. "Нәбиуллин" хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин әйтүенчә, татар атлары тагын бер кат үзләренең чыдамлыгын исбатлады.

Чараны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе оештырган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев