Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының урак алдынгыларына байрак һәм премия тапшырылды (ФОТОЛАР)

Шушы көннәрдә уракта яхшы күрсәткечләргә ирешүче механизаторларга күчмә байрак һәм премия тапшырылды. Һәр хуҗалыктагы комбайнчы янына район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков барып, эш торышы белән таныштылар.


Билгеле булганча, нәтиҗәләрне комбайнның куәтенә карап, өч төркемгә бүлеп ясыйлар. Куәтле комбайннар арасында “Хәйретдинов Н.Л” фермерлык хуҗалыгында эшләүче Виктор Богачев җиңүче булды. Ул лидерлыкны ике атна рәттән ычкындырмый. “Джон-Дир” комбайнында ике атна эчендә 1009 тонна бөртекле суктырган. Виктор Богачев әйтүенчә, аның 35 еллык эш стажы бар.
-    Башта “Ленинский путь” колхозында эшләдем. Менә 11 ел – “Хәйретдинов” хуҗалыгында. Уңыш быел әйбәт, кайбер кырларда гектарыннан 40 центнерга кадәр уңыш алдык, - ди ул.

Бу хуҗалыкта уңыш күрсәткече югары булуын район башлыгы, хуҗалык җитәкчесе үзе дә билгеләп үтте. Җитәкче Нәкыйп Хәйретдинов: “Без гектар, центнер артыннан кумыйбыз, безнең өчен икмәк иң мөһиме”, - ди. Шулай ук комбайнчының тырышлыгын да әйтеп, берничә ел рәттән алдынгылар рәтендә булуын әйтеп үттеләр. Җитәкче комбайнчыларның хезмәтен кадерли белә, шактый саллы премия тапшырган икән.

“Маркс” хуҗалыгында эшләүче Насих Хәмитов өченче атнаның җиңүчесе дип табылды. Комбайны өченче төркемгә керә. Ул үзе Үрнәктән килеп эшли икән. “Өч ел элек хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиев чакырган иде. Эшләү авыр түгел, түлиләр, ашаталар. Менә хәзер эшли торган кырда бодайның уңышы яхшы чыкты әле. Һава торышы матур торса, тиздән тәмамларбыз да”, - ди ул. Насих абый “Нью-Холланд” кыр корабында бер атна эчендә 195 тонна суктырган.

Өченче төркемдә Азат Хәбибуллин икенче атнаның җиңүчесе булды, аның кулында да байрак һәм премия. Ул “Хәбибуллин Ф.З” фермерлык хуҗалыгында күптәннән тырышлык күрсәтеп эшли торган егет. Рәгать Хөсәенов та аны мактап, әтиең үрнәгендә юл алып, алдынгы булып эшлисең, диде. Азат бодай суктыруда үзе генә эшли иде. Бер атна эчендә КЗС-7 комбайнында 333 тонна бөртекле суктырып өлгергән.

Уртача җитештерүчәнлеге буенча икенче төркемгә керүче комбайнчылар арасында “Сатурн-Урал” хуҗалыгыннан Ринат Гобәйдуллин байрак алуына бик шатланды.
-    Былтыр да җиңүчеләр арасына кергән идем. Эшлибез инде, икмәк булсын да, һава торышы бозылмасын. Быел яңгырлар бик комачау итте шул. Соңгарак калынды, - ди ул.

Бу хуҗалыкта көзге культураларны тәмамлап, язгы культураларны суктыруга күчәргә торалар иде. Язгы культураларны 2 мең 200 гектарда җыеп аласылары бар. Кырда 6 комбайн эшли, 4 КамАЗ машинасы алтын бөртекләрне ташып тора.

Шул ук төркемдә “Лениногорская агрофирмасы”ннан Азат Габидуллин янына да барып, байракны тапшырдык. Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, яшьләрнең икмәк җыюда эшләве куанычлы хәл. Азат Мичуринда тора, эшкә вахта белән йөри. 2012 елдан агрофирмада эшли. Җәен комбайнга утырса, башка вакытларда тракторда хезмәт куя. Комбайн ватылса, тиз генә ясарга тырышып, эшкә тотынабыз, басып торып, вакыт әрәм итәсе килми, ди.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев