Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск Сабан туенда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котладылар (фотолар)

Сабантуй, беренче чиратта, игенчеләрне, терлекчеләрне данлау, хөрмәтләү.  Алар - авыл, шәһәр халкын икмәк белән тәэмин итүче тырыш авыл хезмәтчәннәре. 



Табыннарыбызның мул, күңелләребезнең күтәренке булуында аларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап эшләгән механизатор-шоферлар, белгечләр,сыер савучылар, терлекчеләр хөрмәтләнде.

Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илья Кузнецовка  Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Район агропромышленносте өлкәсендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән, озак еллар эшләгән, авыл хуҗалыгына өлеш керткән 11 кеше Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Яхшы эш күрсәткечләре булган район хуҗалыклары җитәкчеләренә район башлыгының Дипломнары һәм хуҗалыкларга акчалата премия тапшырылды.

“Август-Лениногорск” хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Ягафаров, “Сатурн-Урал” җитәкчесе Диана Хәкимуллина, “Маркс” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Ганиев, “Хәбибуллин Ф.З” КФХ җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин, Владимир Рослов – КФХ җитәкчесе,  “Ялтау агрофирмасы” җитәкчесе Марат Әхмәтҗанов бүләкләнделәр.

Шулай ук бер төркем механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар район башлыгы Рәгать Хөсәенов кулыннан акчалата премия алдылар.

Розалия Мостафина фотолары

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев