Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск ветеринар табибы мактаулы исемгә лаек булды

Кичә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре бәйрәме узды.


 

Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә  Лениногорск делегациясе дә катнашты.

Безнең район өчен куанычлы хәбәр дә бар. “Лениногорская агрофирмасы” җәмгыятенең мал табибы Татьяна Викторовна Осипова "Татарстан Республикасының  атказанган мал табибы" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Татьяна Осипова ветеринар табиб булып 32 ел эшли. Иң беренче эш урыны – 1987 елда безнең районның “Ленин юлы” (Иске Куак) колхозында башлана. Аннан хуҗалыкларның исеме генә алышына, төп эш урыны Иске Куакта кала бирә.

Хәзерге көндә ул “Лениногорская агрофирмасы”ның Иске Иштирәк бүлекчәсендә ветеринар табиб булып эшли.

 

Фото: http://president.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев