Заман сулышы

Лениногорск ветеринарларына кләймәләр тапшырганнар

Чирмешәндә Әлмәт, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән ветеринарлары катнашында узган зональ киңәшмәгә Лениногорск ветеринария берләшмәсе белгечләре дә барды. Анда ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашкан. Ветеринарларны бергә җыюның төп сәбәбе - аларга шәхси номерлары белән, санитар экспертиза үткәрү өчен кләймәләр тапшыру. Бу кләймәләр белән аның хуҗасы...

Чирмешәндә Әлмәт, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән ветеринарлары катнашында узган зональ киңәшмәгә Лениногорск ветеринария берләшмәсе белгечләре дә барды.
Анда ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашкан.
Ветеринарларны бергә җыюның төп сәбәбе - аларга шәхси номерлары белән, санитар экспертиза үткәрү өчен кләймәләр тапшыру. Бу кләймәләр белән аның хуҗасы гына эшли ала. Ә инде билгеле бер кләймә куелган иттә гаеп, җитешсезлек табылса, монда ветеринар - кләймә хуҗасы үзе җавап бирә. Эш коралларын ветеринарларга аттестация үткәреп кенә тапшырганнар.
"Безнең Чирмешән" сайты фотосы

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: клеймо
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: