Яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Туган тел – халык җаны» республика конкурсына гаризалар 26 октябрьдә кабул ителә башлый. Авторлар татар, рус, чуаш, мари, мордва, удмурт һәм Татарстан халыкларының башка телләрендә әсәрләрен тәкъдим итә алачак.
Катнашуга Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге авторлар рөхсәт ителә. Конкурс ике номинациядә узачак: әкият һәм фэнтези жанрларында мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен проза, шулай ук балалар поэзиясе.
Эшләр юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә һәм балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга багышланырга тиеш. Әсәрләр оригиналь, моңарчы басылып чыкмаган һәм конкурс тематикасына туры килергә тиеш.
- Гаризалар һәм конкурс эшләре 26 ноябрьгә кадәр guncbgd@mail.ru электрон почта аша кабул ителә. Хатның темасына «Туган тел – халык җаны» дип язарга кирәк.
Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучылар билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләячәкләр. Конкурска декабрьдә нәтиҗә ясалачак, ә катнашучыларга электрон сертификатлар җибәреләчәк.
Оештыручылар – Татарстан Фәннәр академиясе, республика мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Казан дәүләт мәдәният институты. Конкурс йомгаклары буенча балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен иң яхшы әсәрләр җыентыгын чыгару планлаштырыла.
Нет комментариев