Лениногорскиның «Юбилейный» паркында яңа уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында яңа уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде

Җәмәгать әһәмиятенә ия булган әлеге инициатива «Татнефть» гранты ярдәмендә тормышка ашырылды һәм Компания белән шәһәрнең уңышлы хезмәттәшлегенең тагын бер мисалы булды.

 Балалар өчен карусельләр, куркынычсыз таучыклар һәм комплекслар урнаштырдылар. Янәшәдә генә урам тренажерлары белән заманча зонаны җиһазлаганнар. Барлык корылмаларны «Елховлес»  экологик чиста һәм озак хезмәт итүче материаллардан ясаган, шуңа алар ландшафтка бик яхшы яраклашып, бердәм эстетик киңлек тудырганнар. 

Лениногорскилылар яңа мәйданчыкларны инде бәяләргә дә өлгергән. Ике бала әнисе Елена Воробьева үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: 

«Без «Юбилейный»да һәркөнне диярлек йөрибез, һәм бу мәйданчыклар безнең өчен чын бүләк булды. Сыйфаты бик ошый: материалы җылы, йомшак, формалары заманча һәм куркынычсыз. Янәшәдәге спорт зонасы өчен аерым рәхмәт — нәниләр уенга мавыкканда, әти-әниләр тренажерларда вакытны файдалы итеп үткәрә ала”.

Мондый заманча киңлекләрнең барлыкка килүе – сәламәт шәһәр мохите булдыруда мөһим адым.

Сергей Трусов фотолары

 

 


Нет комментариев