Бүген Татарстан Дәүләт Советының 25 нче утырышында 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр Татарстанда вейпларны һәм алар өчен сыеклыкларны берәмләп сатуны биш елга тыю турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Документ парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында каралды.
Әлеге сорау буенча парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. «Тыю биш елга кертелә. Мондый эксперименталь чор быел 26 июньдән 186 нчы федераль закон белән билгеләнгән», – диде ул.
Рәгать Хөсәенов тыюның төп максаты халык, беренче чиратта, яшьләр сәламәтлеген никотинлы продукция куллануның тискәре нәтиҗәләреннән саклаудан гыйбарәт булуын әйтте. «Бүген вейплар базарда модалы һәм куркынычсыз продукт буларак алга сөрелә, әмма медицинада бу продукциянең сәламәтлеккә зыяны исбатланды инде», – дип ассызыклады комитет рәисе.
Закон проектына карата төзәтмәләр кертү срогы 27 октябрьгә кадәр дип билгеләнде.
Нет комментариев