Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

"Лениногорская агрофирмасы" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләргә керештеләр

“Лениногорская агрофирмасы”нда мал азыгы әзерләү эшләре башланды. Азык әзерләү мәйданы 100 гектарда кырда бара, биредә козлятник үләне 70 сантиметр биеклектә үскән.

 Хуҗалыкның баш зоотехнигы Фоат Саматов әйтүенчә, хәзер козлятник үләнен әзерләү вакыты.
-    Хәзер аңарда терлек өчен файдалы матдәләр дә күп,  - дип аның фикерен куәтли авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов. - Берничә көннән соң ул үзенең азык кыйммәтен югалта башлый, шунлыктан тиз арада җыеп алырга кирәк.

 “Лениногорская агрофирмасы” механизаторлары бу эшкә кереште. “Макдон” чапкычы үләнне тигез генә, матур итеп покосларга сала. Җиңелчә кипкән үләнне “Ягуар” комбайны ваклый һәм машина кузовына төйи.

Мал азыгы өчен күпьеллык үләннәр әлеге хуҗалыкта 4 мең 100 гектардан артык мәйданда  үстерелә. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Ягафаров әйтүенчә, үләннәрне чабып, сыйфатлы азык әзерләү өчен мөмкинлекләр бар. Мал азыгы әзерләүдә дүрт чапкыч, ике чит илдә эшләнгән азык әзерләүче комбайн, дүрт “Полесье” комбайны эшләячәк. 

Агрофирмада булган 5200 баш мөгезле эре терлек өчен хуҗалык бер шартлы баш малга 32 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куйган.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/05/30/652527/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев