Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

"Лениногорская агрофирмасы" сыер савучысы Дания Гарифуллинадан шатлыклы хәбәр

“Лениногорская агрофирмасы” җәмгыятеннән сыер савучы Дания Гарифуллина машина белән сыер саву мастерлары республикакүләм конкурсында катнашып кайтты.

Конкурс берничә көн дәвам итте. Конкурсның беренче көне Биектауның “Татарстан агрофирмасы” хуҗалыгында үтте. Сыер савучылар биредә теоретик һәм практик биремнәрне үтәделәр.

Кичә конкурсның икенче этабы булды. Ул Лаеш районында  «Татарстанда кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

Безнең район вәкиле - "Лениногорская агрофирмасы"нда машина белән саву операторы Дания Гарифуллина иң озак эшләүче буларак номинациядә билгеләнде һәм призлар белән бүләкләнде. Шулай ук аңа Татарстан профсоюзлары оешмасыннан санаторийга юллама тапшырдылар.

Дания апа сыер савучы булып 30 елдан артык хезмәт итә.

Люция Нуриева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев