Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида күпме сөт савылган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгы сайтында 8 гыйнварга республика буенча сөт җитештерү турында мәгълүмат чыкты, анда безнең район күрсәткече дә бар. Агымдагы тәүлектә республика буенча 2804,3 т сөт җитештерелгән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 139,6 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә Минсельхозпрод сайты. Сөт җитештерү буенча беренче урында Балтач,...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгы сайтында 8 гыйнварга республика буенча сөт җитештерү турында мәгълүмат чыкты, анда безнең район күрсәткече дә бар.


Агымдагы тәүлектә республика буенча 2804,3 т сөт җитештерелгән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 139,6 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә Минсельхозпрод сайты.
Сөт җитештерү буенча беренче урында Балтач, Мамадыш, Кукмара и Әтнә районы алда бара.
Кайбер районнарда продуктивлык төшү дәвам итә. Мәсәлән, Тәтеш районында үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 9,8 т сөт азрак савылган. Зәй райнында былтыргыдан 7,7 т, Мөслимдә - 6 т, Чистайда - 3,8 т, Алексеевскида - 1,6 т, Менделеевскида - 0,9 т, Сарманда - 0,8 т, Баулыда- 0,7 тоннага калышалар, дип хәбәр ителә сайтта.
Лениногорск муниципаль районында сөтне былтырның шушы чоры белән чагыштырганда 0,4 тоннага күбрәк җитештергәннәр. 8 гыйнвар көненә безнең районда бер сыерга 9,2 кг сөт савылган. Әлеге күрсәткеч буенча, безнең район 43 муниципаль район арасында 35 нче урында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молоко