Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскидагы форель үрчетүче фермер Лаешта "Кыр көне"ндә катнаша (фотолар)

Лениногорскида форель балыгы үрчетүче фермер Джейхун Намазов Лаештагы «Кыр көне-2020» күргәзмәсендә катнаша. Ул әле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны хуҗалыгына балык тотарга чакырырга ниятли.

 

 

«Һичшиксез, Президентны улы белән балык тотарга чакырачакмын», — диде эшмәкәр.

Ул форель үрчетү өчен 36 га 8 метрлы бассейн төзегәннәрен, чишмә суы агып торганын, бөтен шартлар тудырылганын әйтте. «Чишмә суын җыю, торбалар салу, бассейнны бетонлауга үзебезгә дә саллы гына акчалар кертергә туры килде. Алга таба күләмнәрне арттырырга кирәк, хәзер 20 тонна, киләчәктә 100 тонна балык җитештерүгә чыгарга ниятлибез, моның өчен тагын грантка дәгъва кылачакбыз», — диде фермер.

Аның сүзләренчә, форель балыгы ромашкага да, селкенмә алдавычка да, креветкага да бик яхшы чиртә. Балык тотарга теләүчеләр дә хуҗалыкка түләп керә ала. «Клиентлар хуҗалыкка балык сатып алырга килә дә, үзләре дә кармакка тота. Бер сәгатьтә 10-20 балык та тотып була», — диде Джейхун Намазов. Ул форель бик чиста салкын суда гына яшәвен, аның шарлавыкта агымга каршы өч метр югарыга йөзә алуын, көчле балык булуын әйтте.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев