Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскилылар игътибарына: “Һөнәре буенча иң яхшы” агросәнәгать конкурсында студентлар да катнаша ала

Агросәнәгать өлкәсендәге “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында быел студентлар да катнашачак. Бу хакта конкурска багышланган матбугат конференциясендә “Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе” оешмасы рәисе Диләрә Шувалова әйтте.

 

“Быел безнең өчен яңалык - конкурска аграр профиле студентларын да кабул итәбез. Быел конкурны “Росмолодежь” Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы куәтләде. Конкурста студентлар да катнашсын өчен Казан Дәүләт аграр университеты грантлар конкурсы кысаларында 1,5 миллион сум күләмендә ярдәм алды”, - диде Диләрә Шувалова.

Аның әйтүенчә, конкурсның турыдан-туры этабына 120 кеше кабул ителә, шуларның 90ы студентлар. "Яшь белгечләрнең бер мәйданчыкка үзләренең юнәлешләре буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәзер нинди инновация технологияләре барлыгын карарга гына түгел, бер-берсе белән аралашу өчен килүләре мөһим", - диде Диләрә Шувалова.

"Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы 22-23 ноябрьдә Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Ветеринар академиясе базасында үтәчәк. Катнашучылар беренче көнне теория, икенче көнне практика буенча көч сынашачак.


"Кич белән катнашучылар формаль булмаган форматта аралашсын өчен күңел ачу программасы үткәрәбез. Икенче көнне Авыл хуҗалыгы министрлыгында чараны авыл яшьләрен борчыган мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл һәм бүләкләү белән йомгаклыйбыз", - диде Диләрә Шувалова.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/08/196620/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев