Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскиның дүрт авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә юлламалар бирелде

Районыбызның төрле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче дүрт хезмәткәр шифаханәгә юллама белән бүләкләнде. Алар югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче, шулай ук агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең беренчел профсоюз организациясе әгъзалары да булып тора. Бу эш Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм АПК хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты тарафыннан, безнең район профсоюз комитеты ярдәмендә, килешү нигезендә эшләнелә....

Районыбызның төрле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче дүрт хезмәткәр шифаханәгә юллама белән бүләкләнде.
Алар югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче, шулай ук агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең беренчел профсоюз организациясе әгъзалары да булып тора. Бу эш Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм АПК хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты тарафыннан, безнең район профсоюз комитеты ярдәмендә, килешү нигезендә эшләнелә. Килешүдә каралганча, 2013 елда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән механизатор һәм терлекчеләргә шифаханәдә сәламәтлеген ныгытып кайту өчен бушлай юллама бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең профсоюз взнослары буенча бурычы булмау да зур роль уйный.
Шушы көннәрдә әлеге юлламалар авыл хуҗалыгы идарәсендә тантаналы рәвештә ияләренә тапшырылды. Гомер буе алны-ялны белмичә эшләүче авыл хезмәтчәннәре өчен бу бик тә кирәкле гамәл. Менә, мәсәлән, "Лениногорская" агрофирмасы"ның Мичурин бүлекчәсендә эшләүче Роза апа Гафиятуллинаның эш стажы - 48 ел. Аның моңарчы ял итәргә беркая да барганы булмаган. Ул ферма мөдире булып хезмәт итә, сигез кеше белән үгезләр симертүдә эшлиләр. Алар карамагында 532 баш мөгезле эре терлек. "Кешене эшләтү авыр түгелме соң?", дигәч, Роза апа: "Бездә бик эшчән, уңган халык. Яшьләр бар, алар да иренеп тормый, тырышып хезмәт итә", диде. Җәй аенда 65 яшен тутыручы хезмәткәрнең күңеле күтәренке, киләчәк тә дә аңа уңышлар телибез.
Бу көнне шулай ук "Маркс" хуҗалыгыннан бозау караучы Фәйрүзә Сәлманова, "Ялтау агрофирмасы" җәмгыятеннән оператор Татьяна Якупова һәм "Сатурн-Урал" хуҗалыгыннан Радик Садриевка "Бәкер" шифаханәсенә юллама тапшырылды. Соңгысы хуҗалыкта шофер вазифасын башкара. Зеленая Рощада һөнәри училищеда шоферлыкка укыган да, менә ике дистә елдан артык туган авылында дүрт тәгәрмәчлене иярли.
Профсоюз оешмасы ягыннан кайгырту бик кирәкле эш. Район авыл хуҗалыгы профсоюз комитеты бу юнәлештә булышлык иткәндә, башка хуҗалыкларга да файдаланып калырга кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллама