Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскиның шәхси хуҗалыклары сыерлар сатып алуга тотылган чыгымны өлешчә каплауда ярдәм алырга мөмкин

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен гаризалар сайлап алу игълан итте.

Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар товар һәм токымлы таналар сатып алуга 60,0 мең сум һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 70,0 мең сум исәбеннән чыгымнарның бер өлешен каплауга акча ала ала.

Сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә дә түләү бирелә. Түләү 8 һәм аннан күбрәк сыер булган сөт фермасы өчен - 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер булган сөт фермасы өчен 300 мең сум исәбеннән санала, диелә хәбәрдә.

Гаризалар 25 сентябьдән 9 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Белешмә өчен телефон: +7 (843) 221-76-88 (8801)

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев