Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Марат Әхмәтов: бөтен көч-куәт урып-җыюны мөмкин кадәр сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлдерелгән булырга тиеш

Урып-җыюның барышы турында хәбәр итеп, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, яңгырлы һава торышы аркасында, аграрийларга урып-җыю кампаниясен катлаулы шартларда алып барырга туры килә, дип сөйләде.

«Июнь аенда без явым-төшемгә җитди кытлык кичердек, ә июль азагында, киресенчә, дым күп. Июльнең өченче декадасында гына да айлык норма туры килде, ә бу көннәрдә, 5 августтан 6 августка, ягъни тәүлек эчендә, тагын бер айлык норма булды», - дип хәбәр итте министр.

Профильле министрлыкта быел хуҗалыкларда бөртекле культуралар гына түгел, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруздан да яхшы уңыш үстерелде, дип саныйлар. Уҗымнарның уңдырышлылыгы гектардан 70 центнердан артып китә торган кырлар бар. Мәсәлән, Минзәлә һәм Зәй районнарының аерым хуҗалыкларында.

Әлегә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарның 11 процентыннан яисә 158 мең гектардан 518 мең тонна   ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык бер гектардан 32,7 центнер туры килә. Шул ук вакытта узган елның шушы чорына бу культуралар 478 мең гектардан 1 млн 366 мең тонна  а ашлык суктырылган, уңдырышлылык – гектардан 28,6 центнер булган.

Урып-җыю эшләренең темплары турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов соңгы өч көндә республика буенча 32 мең гектарда яисә 2,3 процент бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынганлыгын әйтте. «Һәр җирдә диярлек һава торышы бер үк төрле иде, әмма урып-җыюның җитештерүчәнлеге төрле», - диде министр.

 Арча районы  6,4% җыйган.   Саба  – 5,9% суктырган,   Азнакай – 4,6% суктырган,  2,1 мең тонна җыйган; Сарман  – 4,5%,     2,0 мең тонна  җыйган.

Марат  Әхмәтов фикеренчә,  Әгерҗе,  Бөгелмә, Алексеевск, Чирмешән,  районнарында уңышны  җыю нуль  дәрәҗәсендә, Баулы  һәм  Менделеевск районнарында  1 проценттан  кимрәк.    

http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1535824.htm

Фото: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев