Заман сулышы

«Маркс» алдынгылыкны бирми

Районда әлеге хуҗалык беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен һәм урып-җыюны тәмамлады. Гомумән, аның алдынгылар рәтендә баруына ияләштек, бугай. Алар турында сүз чыгуга "Булдыралар, эшли белеп эшлиләр", - диләр. Сүзем "Маркс" (Куакбаш авылы) хуҗалыгы турында. Әлеге предприятие бернинди инвесторсыз, үз хисабына яши һәм, әйтергә кирәк, эшләре дә тулы көчкә бара. Хуҗалыкта...

Районда әлеге хуҗалык беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен һәм урып-җыюны тәмамлады. Гомумән, аның алдынгылар рәтендә баруына ияләштек, бугай. Алар турында сүз чыгуга "Булдыралар, эшли белеп эшлиләр", - диләр. Сүзем "Маркс" (Куакбаш авылы) хуҗалыгы турында.


Әлеге предприятие бернинди инвесторсыз, үз хисабына яши һәм, әйтергә кирәк, эшләре дә тулы көчкә бара. Хуҗалыкта эшләүче хезмәткәрләргә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтелә. Бу нәрсәдә сизелә соң дигәндә, беренче чиратта хезмәт хакының вакытында һәм эшчене рәнҗетмәслек итеп түләнүен әйтеп үтәсе килә. Мәсәлән, урак өстендә комбайнчыларга бер тонна суктырган ашлык өчен 140 сум исәбеннән түләнгән. Уртача 60 тонна суктырса, көненә 8 мең 400 сум хезмәт хакы дигән сүз бит бу. Биредә комбайнчылар аталы-уллы Әхәт һәм Әсхәт Сәхаповлар уңган-булганнардан санала. Әсхәт яшь кенә булса да, тәҗрибәле механизаторлардан калышмый. Хуҗалыкта шундый фидакарь затлар, маңгай тирен түгеп, тырышып эшләгәнгә, кышка тыныч күңел белән керә алар.
- Яңа техникалар алу да ярдәмгә килде, - ди хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиев. - 50/50программасы белән ике "Нью-Холланд" комбайны алдык, узган ел алынган 325 ат көчле тракторга чәчү комплексы да булдырдык. Киләчәктә тагын бер трактор алсак, комачау итмәс иде, - ди ул. Узган ел 17 миллионнан артыграк суммага техника алынган булса, быел 9 миллион сумлык булган.
Яңа, куәтле техника бөтенләй башкача шул ул. Кырларны тиз арада эшләп чыкканнар. Әле урып-җыюда үзләренекен бетергәч, башка хуҗалыкларга ярдәм иткәннәр. Алынган уңыш белән җитәкчелек әлләни мактанмады. Былтыргы запаска быелгысын өстәп, чыгыша алачаклар. Авылның таулы җирдә урнашуы да бераз комачаулык иткән, чөнки андый җирләр ел коры килгәндә тиз кибә. Минераль ашламаларсыз да булмый.
Терлекчелектә вак-төяк проблемалар юк. Хәл итәсе мәсьәләсенең һәрберсе тиешле дәрәҗәдә игътибар сорый. Итең, сөтең булса, хуҗалыкка кереме дә кереп тора. Биредә шушы елның 8 ае эчендә 9 мең 328 центнер сөт савып алынган. Бер сыерга гомуми сөт күләме - 3 мең 110 килограмм туры килә. Терлекләргә җитәрлек азык әзерли алганнар. Бу хакта "Маркс" хуҗалыгының баш зоотехнигы Гөлүсә апа Сәхапова сөйләде. Ул 33 ел авыл хуҗалыгы тармагында көч куя. Бөтен эшнең җаен, тәртибен энәсеннән җебенә кадәр белә.
- Фермалар терлекләрне кабул итәргә әзер. Ремонтланды, дезинфекция эшләре үткәрелде. Бозауларга җәйдән яфрак азык әзерләдек. Бу эштән беркем дә читтә калмады. Идарәдә эшләүчеләребез дә - уңган-булганнар, җәй көне кырдан кайтып та кермәделәр, әле үз эшләре муеннан бит, - дип сөйли Гөлүсә апа.
Хуҗалыктагы 300 савым сыерына 6 сыер савучы туры килә. Аларга хезмәт хакы вакытында һәм хезмәтенә карап түләнә. 1 килограмм сөткә 1 сум исәбеннән исәплиләр. Җәй айларында һәр сыердан 18 килограммга кадәр югары сыйфатлы сөт алуга ирешкәннәр, шунлыктан эш хаклары 20 мең сумга кадәр җиткән. Араларында 30 яшькә чаклы булганнары да бар. Димәк, Куакбашның киләчәге өметсез түгел. Яшьләр дә тырышып эшләгәч, моңа бары күңел генә сөенә. Бозау караучылар - шулай ук үз вазифаларын төгәл башкаручылардан. Алар тәрбияләгән бозау исән-имин булып үсеп җитсә, бер бозау бирелә икән. Айлык уртача артым бозау яшенә карап 30-32 килограммга кадәр җитә.
Мондагы эшләр белән танышканнан соң, "тырышлар да соң", дип уйлап куясың. Гөлүсә Сәхапова да: "кырт" иттереп эшлибез", ди. Ә барысын да бер йодрыкка туплап, бердәм булып хезмәт итүдә җитәкченең роле әйтеп бетергесез зур. Ильяс Ганиев - кырыс, шул ук вакытта таләпчән дә. Кирәк урында орышып, икенче җирдә сине мактап та алырга мөмкин. «Иң мөһиме халык, эшчеләрең белән гадел булу, әйткән сүзеңдә нык тору. Нинди генә шартларга карамастан, куелган максатларга ирешү», - ди Ильяс Минәхтәм улы. Җитәкченең эше тавык чүпләп бетермәслек булса да, барысына өлгерә, җитешә, хуҗалыкта туган борчу-проблемалар өчен җаваплылык хисе тоеп, хәл итү юлларын эзли ул.
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим