Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Маркс” хуҗалыгы шоферларының вакыты тыгыз: икмәк ташыйлар

Урак вакытында кырдан җыйган икмәкне ташуда шоферларның роле бик зур. Өзлегүләр китереп чыгармыйча тиешле урынга илтергә кирәк.


Урак барышы белән танышырга дип “Маркс” хуҗалыгына (Куакбаш авылы) баргач, “КамАЗ” машинасын йөртүчеләр белән очрашырга туры килде.

Искәндәр Гыйләҗев кырда комбайн бункеры тулганын көтеп тора иде. Ул әлеге хуҗалыкта икенче елын эшли, үзе Түбән Чыршылыдан.
-    Хәзер бункер тула, аннан комбайн бушата да амбарга илтәм. Иртә белән техниканы карап, майлап эшкә чыгабыз. Кич караңгы төшкәч кайтабыз. Әнә теге кырда арпа уңышы бик тә яхшы иде, 12 рейс ясаган чагым да булды, - ди.

Куакбаш егете Илгиз Сәлманов “КамАЗ” машинасына прицеп тагып, Бөгелмә элеваторына икмәк ташый.
Шоферлар озак сөйләшеп тормады, машиналарына утырып, тузан туздырып китеп тә бардылар.

Розалия Мостафина
Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев