Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Мул уңышка – нигез

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 19 апрельгә алынган мәгьлүматларга караганда, күпьеллык үләннәрне тукландыру, ягъни минераль ашламалар кертү 4мең 900 гектарда, ягъни 44 процентка башкарылган (план - 11,1 мең гектар), уҗым культураларына килгәндә, алар 2 мең гектарда тукландырылган (план - 11,2 мең гектар). Тырмалау буенча карасак,...

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 19 апрельгә алынган мәгьлүматларга караганда, күпьеллык үләннәрне тукландыру, ягъни минераль ашламалар кертү 4мең 900 гектарда, ягъни 44 процентка башкарылган (план - 11,1 мең гектар), уҗым культураларына килгәндә, алар 2 мең гектарда тукландырылган (план - 11,2 мең гектар).


Тырмалау буенча карасак, күпьеллык үләннәр - 6,2 мең гектар (56 процент), уҗым культуралары -1 мең гектар (9 процент), туңга сөрү җирләре- 3,1 мең гектар (6 процент) мәйданда башкарылган.
Арпа культурасын 7 мең 800 гектарда чәчү планлаштырылган, әлегә 1 мең 768 гектарда чәчелгән. Моны ике хуҗалык: "Лениногорская" агрофирмасы" һәм "Зеленогорский" комплексы башкара.
Эш барышын аерым хуҗалыклар мисалында карап китик. "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыяте алда бара. Монда күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру буенча эш 70 процентта үтәлгән. Туңга сөрү җирләрен тырмалау 1 мең 825 гектарда үтәлгән. "Сатурн-Урал" җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләгәннәр. "Маркс" хуҗалыгында бу эш барлык мәйданның 50 процентында үтәлгән, "Чулпан"да -95 процент, "Зеленогорский" комплексында 93 процент. Әлеге хуҗалыкта уҗым культураларын тукландыру эше дә 100 процент үтәлгән.
Бүген быелгы уңыш өчен 8 мең 524 тонна (физик авырлыкта) минераль ашламалар тупланган, бу 1 гектар чәчүлек җиренә 52,8 килограмм тәэсир итү көчендә булган (действующее вещество) ашлама туры килә дигән сүз.
Хуҗалыкларга язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен ташламалы бәядән 1 мең 594 тонна ягулык-майлау материаллары каралган, шуның 583 тоннасына гына хуҗалыклар акча күчергән.
Һава торышы әлегә яхшы тора. Шуңа бер көннең ел туйдыруын истә тотып, барлык көчне туплап эшләргә генә. Тик әлегә "Родник", "Хәсәнов Х.Х.", "КФХ Хәйретдинов" хуҗалыклары кыр эшләренә керешмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл