Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ныклы хуҗа канатына сыенып

Сатурн-Урал" (Сарабиккол авылы) җәмгыяте үзен көчле һәм ышанычлы хуҗалык буларак танытты. Монда, әлбәттә, уникенче ел җитәкче булып эшләүче Илдар Могыйновның оештыру сәләте бик зур роль уйный. Әлеге хуҗалыкта хезмәткәрләр шундый җитәкчеләр булуына куанып эшли, гәрчә үзләре олы яшьтә булсалар да. Мәсәлән, комбайнчылар Ильяс абый Мусин һәм Наил абый Әскәровлар алтмышның...

Сатурн-Урал" (Сарабиккол авылы) җәмгыяте үзен көчле һәм ышанычлы хуҗалык буларак танытты. Монда, әлбәттә, уникенче ел җитәкче булып эшләүче Илдар Могыйновның оештыру сәләте бик зур роль уйный.


Әлеге хуҗалыкта хезмәткәрләр шундый җитәкчеләр булуына куанып эшли, гәрчә үзләре олы яшьтә булсалар да. Мәсәлән, комбайнчылар Ильяс абый Мусин һәм Наил абый Әскәровлар алтмышның өске ягында булса да, һәр ел саен урак өстендә фидакарьләрчә көч куялар. Биредә бер тонна суктырган ашлык өчен 100 сум исәбеннән түләгәннәр. Моннан тыш, көз көне өстәмә рәвештә бушлай бер тонна суктырган ашлыкка 2 килограмм бөртеклеләр - икмәк бирелә. Әлеге хуҗалыкта эш юк дип зарланып, түшәмгә төкереп ятучылар юк. Хәтта Кирлегәч, Мордва-Кармалкадан килеп эшләүчеләр бар, җәмгысе 65 кеше көч куя. Аларга лаеклы хезмәт хакы түләнә: сыер савучылар 20-25 мең сум алса, терлек караучылар 17-18 мең сум акча алып эшли. Быелгы уракны 25 көн эчендә тәмамлаганнар.
- Август ае өчен хезмәтчәннәр белән исәп-хисапны ясадык. "Татагролизинг" җәмгыяте каршындагы бурычларны да капладык. Төбәк фондына 260 тонна ашлык тапшырып, аннан акчалата күчерделәр, ә без хезмәт хакы итеп эшчеләргә түләдек,- ди Илдар Закирович.
Авыл хуҗалыгы өчен файдаланылучы җир мәйданнарын да арттырганнар. Урмышлыда арендага алып эшлиләр, Кирлегәчтән дә сатып алганнар. Халык пай җирләре өчен өлешсез калганы юк. Терлекчелек буенча да сынатканы юк әлеге хуҗалыкның.
"Сатурн-Урал" җәмгыятендә яшь кадрларны да саклап кала беләләр. Агроном - Ринат Исмәгыйлов икенче ел биредә эшли. Яхшы гына хезмәт хакы түләнә, торыр өчен хуҗалык өй дә сатып алып биргән. Мал табибы буларак эшкә кайткан тагын бер яшь белгеч Илгиз Зыятдинов. Ул да тиздән түбәле булачак. Җитәкче әйтүенчә, хезмәткәрләр теләп эшли, эшче кулларга тилмергәннәре юк.
Әлбәттә, барлык эшләр дә шушы авыл егете, Чаллыдан Равил Фәйрузов ярдәме белән башкарыла. Аның игелекле гамәлләре санап бетергесез. Быел гына 12 миллион сумлык ярдәм кертелгән: 2 трактор, бер бөртек суга торган комбайн алынган. Шулай ук тирес түгү транспортерлары яңартылган. Терлекчелек комплексы өчен артезиан скважинасы сафка баскан. «Гомумән, "Сатурн-Урал" оешканнан бирле генә дә 54 миллион сум акча кертте. Безнең максат - киләчәктә экологик чиста икмәк, сөт, ит җитештерү», - ди Илдар Могыйнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: