Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Орлыгына карап уңышы

Быел чәчелгән уҗым культуралары 2013 ел уңышының шактый өлешен тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта "Сатурн-Урал" хуҗалыгында "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Таһир Һадиев катнашында узган семинар-киңәшмәдә фикер алыштылар. Бирегә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республиканың 24 районыннан авыл хуҗалыгы идарәләренең үсемлекчелек буенча консультантлары һәм "Россельхозцентр"ның районнардагы бүлекчә...

Быел чәчелгән уҗым культуралары 2013 ел уңышының шактый өлешен тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта "Сатурн-Урал" хуҗалыгында "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Таһир Һадиев катнашында узган семинар-киңәшмәдә фикер алыштылар.


Бирегә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республиканың 24 районыннан авыл хуҗалыгы идарәләренең үсемлекчелек буенча консультантлары һәм "Россельхозцентр"ның районнардагы бүлекчә белгечләре килде.

Соңгы елларда уңыш культураларына игътибар кимү сәбәпле, яз көне мәйданнарның шактый өлешен киредән чәчәргә туры килә, чөнки уҗымнарның һәлак булуы күзәтелә. Моңа бер яктан табигать шартлары, һава торышы сәбәпче булса, икенче яктан үстерү һәм карау технологиясенең тиешенчә оештырылмавы тора. Быел безнең районда да, Рәгать Хөсәенов әйтеп киткәнчә, 3 мең гектардан артык мәйданны кире чәчәргә туры килгән. Бу хәлне булдырмау чаралары турында "Россельхозцентр"ның төрле бүлек җитәкчеләре аңлатып узды. Алар фикеренчә, орлыкларның сортын яңартырга, аларны бер ел дәвамында саклап, икенче елны гына чәчәргә кирәк. Шулай ук чиста пар җирләренә һәм борчак үскән мәйданнарга чәчү отышлы дип санала. Югары уңышның нигезе булып корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы вакытында тиешле чаралар үткәрү тора. Белгечләр аңлаешлы итеп, сорау-җавап рәвешендә сөйләп, фикерләрен җиткерде. Бирегә килүчеләр үзләренә күп төрле мәгълүмат алгандыр, дип уйлыйм.
Киңәшмәнең икенче өлеше Ялтау авылы янында арыш чәчелгән кырда узды. (Быел безнең районда 10 мең ярым гектарда уҗым культуралары чәчелгән.) Биредә катнашучылар уҗымнарның торышын, куелыгын карады. Хәзерге чорда уҗымнарны уңышлы кышлату өчен нинди чаралар үткәрү кирәклеге хакында Таһир Һадиев аңлатты. Ул да үз аңлатуларын укыту курслары рәвешендә сөйләп, башка район белгечләренең фикерләрен тыңлап, бәясен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семинар

2
X