Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбыз игенче-механизаторлары: сынатмаска, икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга (урактан фоторепортаж)

Бу көннәрдә район басу-кырларында комбайннар тавышы тынмый.

Әнә районның Карагай кырларында «Август-Лениногорск» игенчеләре уҗым бодае суктыра. Эш соңгы гектарларда бара.

Хуҗалыкның производство участогы агрономы Валерий Пимуков әйтүенчә, ел авыр килде. «Яңгырлар вакытында яумады, корылык булды. Хәзер безнең максат — булганны югалтуларсыз җыеп алырга. Уҗым бодаен суктыруны тәмамлыйбыз. Аннары язгы бодайга керешәчәкбез», — дип сөйләде.

40 елдан артык авыл хуҗалыгында эшләүче механизатор Хәмит Кәлимуллинның күңеле көр. «Быел яңгырлар яумаса да, уңыш бөтенләй юк түгел, аллага шөкер, бар. Бөртеклеләрне чәчкәндә, чәчкәннән соң эшкәртү технологияләре төгәл үтәлгәнгә күрә, без бөртеклеләр җыеп алабыз. Минераль ашламаларның да файдасы бардыр», — ди. Аның техникасы — «кыр корабы» 4нче сезон эшли. Уңайлыклары бар, кондиционеры эшли, ди.

«Август-Лениногорск» хуҗалыгында яшь комбайнчы — Руслан Шигаповны да очраттык. 21 яшьлек Руслан 4нче сезон эшли. Эшкә килгәч тә яңа комбайнга утырган. «Техника әйбәт эшли. Урак вакытында иртәнге 7дә эш башлана. Көнгә ике тапкыр ашаталар: төшке аш һәм кичке ашны кырга китерәләр», — ди Иске Иштирәк егете.

Бүгенге көндә район буенча 7300 гектардан артык мәйданда бөртеклеләр суктырып алынган. Барлыгы 13 мең 700 тоннадан артык бөртекле җыелган. Шуның 13 мең 400дән артык тоннада — уҗым бодае, 199 тонна — көзге арыш һәм бераз солы.  Көзге арышка әле күптән түгел керештеләр, шунлыктан аның чыгышы бик сөендерми, гектарыннан 8,7 центнер чыга, ә уҗым бодаеныкы гектарыннан 18,9 центнер тәшкил итә.

 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев