Хатын-кыз шахматчыларга багышланган турнир дүртенче мәртәбә үтте һәм ул 13 сентябрьдә шахмат мәктәбендә узды.
Швейцар системасы буенча ТР көньяк-көнчыгыш һәвәскәрләр лигасы этабында 9 турда Татарстан һәм Башкортстаннан 71 шахматчы катнашты. Абсолют зачетта ФИДЕ мастеры Владимир Шуваткин җиңүче булды.
Икенче урында – Захар Плюта, өченчедә — Сергей Михайлов. Хатын-кызлар арасында иң көчлесе Маргарита Соловьева булды. Кызлар арасында иң яхшысы — Василиса Михайлова, өченче урында Раяна Мортазина. Ветераннардан Александр Трошихинга тиңнәре булмады.
Нет комментариев