Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр предприятиеләре чәчү комплекслары турында кайгырта

Тиздән кыр эшләре башланып китәчәк. Димәк, кыр эшләрендә катнашачак техниканы барларга, чәчү комплекслары турында кайгыртырга кирәк.


Хәзер техникалар да, чәчкечләр дә куәтле. Заманча чәчү комплексы бер үк вакытта берничә операция башкарырга сәләтле: чәчү алдыннан җирне эшкәртә, чәчә, минераль ашламалар кертә һәм катоклый. Шунлыктан бер чәчү комплексы берничә авыл хуҗалыгы машинасын алыштыра ала. Күбесе сыйфатлы чәчү өчен контроль үлчәү берәмлеге белән тәэмин ителгән.


Район хуҗалыклары тарафыннан 2006 елда беренче чәчү комплекслары алына. Хәзерге вакытта райондагы аграр предприятиеләрдә 22 берәмлек чәчү комплексы бар: “Сатурн-Урал”, “Маркс”та – өчәр комплекс, “Хәйретдинов Н.Л”, “Кузнецов”, “Спартак агрофирмасы”, “Восходящая Заря”да – берәр комплекс бар. Иң күп комплекс – “Август-Лениногорск” җәмгыятендә. Узган атнада монда тагын ике комплекс кайтты.

Билгеле булганча, безнең районда калкулыклы рельеф, шунлыктан кыр-басуларның әлеге үзенчәлеге исәпкә алынып, шуңа яраклы модельләрен алганнар, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Чәчкечләрнең киңлеге 12 метр икән. Техника рельеф контуры буенча узарга сәләтле.

  • Белешмә. Районда язгы бөртеклеләр 35 меңнән артык гектарда чәчәргә планлаштырыла. Шулардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культууралар өчен – 19 мең гектар, техник культураларга  11 мең гектар бирелгән. Быел чәчүлек мәйданнары 57 мең гектардан артыграк булачак.

Фотолар: "Август-Лениногорск" җәмгыятеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев