Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр предприятиеләре эретмә үзәкләреннән файдалана

Лениногорскиның кайбер аграр предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау чараларын күрү өчен билгеләнгән эретмә үзәкләре бар.


Үзәк дигәндә, зур сыйдырышлы җиһаз-җайланмалар күз алдында тотыла, шушы җиһазларда ашлама эретмәләре белән культураларны саклау чаралары  бергә кушыла.

Хәзерге вакытта кырларда  культураларны корткычларга каршы, авыру һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртүләр бара. Әлеге эшкәртүдә кулланылучы чаралар эретмә төеннәрендә ясала һәм сыек хәлдә кырга китерелә. Максималь нәтиҗә алу өчен эретмә әзерләү өчен су җылытылган булырга тиеш, моннан тыш “каты” су кулланмау яхшырак. Шулай булганда  эретмә препаратлары тирәнгә үтеп керә. Суда башка катнашмалар булырга тиеш түгел,  чөнки сиптергечләрнең форсункалары чүпләнәчәк.

Безнең районда “Сатурн-Урал” , “Маркс”, “Август-Лениногорск” хуҗалыкларында эретмә үзәкләре бар. Соңгысында ике эретмә төене төзелгән, берсе Иске Иштирәк бүлекчәсендә төзелде, икенчесен күптән түгел Керкәле авылы янында ясадылар.

Дөрес, эретмә үзәге булдыру җиңелләрдән түгел, аны ясаганда барлык катгый таләпләрне үтәргә, СанПиН кагыйдәләренә туры килергә тиеш, торак йортлардан, сулыклардан, су белән тәэмин итү чыганакларыннан 300 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Җиһаз-җайланмалар куелган мәйданның тирә-ягы тотыла, юл ясала һәм электрүткәргеч сузыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Хөкүмәте тарафыннан стационар эретмә төеннәре төзүче аграрийларга субсидия каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев