Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район авыл җирлекләрендә шәхси техникаларга техник күзәтү узды

Район авыл җирлекләрендә алдан билгеләнгән план буенча 6 майдан 16 майга кадәр физик затларның техникаларына техник күзәтү уздырылды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.


Әлеге күзәтүләр ел саен үткәрелә. Быел пандемиягә бәйле рәвештә, барлык санитар-эпидемиологик нормалар  сакланып уздырылган.
Илнур Галимов әйтүенчә, техник күзәтү барышында тракторчы-машинистның таныклыгы булу-булмау, агрегатларның документта күрсәтелгән номерлары туры килү, ОСАГО полисы булу-булмау тикшерелгән. Шулай ук әйләнә-тирәне саклауда техниканың халәтенә дә игътибар бирелгән.

Техник күзәтү узучы трактор хуҗаларына техник күзәтү узгач, таныклык бирелә, әгәр техниканың җитешсезлеге табыла икән, акт төзелеп, яңадан күзәтү узар өчен көн билгеләнә.

Илнур Галимов әйтүенчә, техник күзәтүгә зур активлык бирүче авыллар арасында Зәй-Каратай, Керкәле, Яңа Иштирәк, Түбән Чыршылы, Иске Куак, Урмышлы бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев