Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район игенче-механизаторлары һава торышыннан файдаланып, уракта эшли

Ниһаять, уракта эшләргә мөмкинчелек бирде бит. Быелгы җәй турында шулай дисәң генә. Соңгы арадагы матур, кояшлы көннәрдән файдаланып, районыбыз игенче-механизаторлары басу-кырларда комбайннардан алтын көшелләрне, тук башакларны бушата.

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматы буенча 22 август көненә район кырларында урып-җыю эше 41 процентта башкарылган, ягъни 13 мең 360 гектардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган. Әле эшлисе, җыеп алынасы мәйданнар күп: 32 мең гектардан артык.


22 августка барлыгы 35 мең тоннадан артык бөртеклеләр җыелган. Уртача уңыш 1 гектардан 26,6 центнер тәшкил итә. Урып-җыюда алдынгы хуҗалыклар: “Ленин” җәмгыяте, “Ганиев И.М”, “Хәбибуллин Ф.З” фермерлык хуҗалыклары, “Лениногорская агрофирмасы” җәмгыяте.

Киләсе ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчү эше дә башланды. 22 августка булган мәгълүматка караганда, 1 мең 490 гектарда көзге арыш һәм 105 гектарда көзге бодай чәчелгән. Шул ук вакытта хуҗалыклар туфракны эшкәртүгә дә кереште. Бу эш әлегә 2,5 мең гектарда башкарылган.

Розалия Мостафина

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев