Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда кырларында тырыш механизаторлар тиздән чәчүне тәмамлаячак

Безнең район аграр хуҗалыклары язның бер көне ел туйдыруын исәпкә алып эш итә. Язгы чәчү тәмамланырга да озак калмады.



Тиздән финишка җитүчеләр арасында “Август-Лениногорск”, “Хәбибуллин Ф.З”, “Маркс”, “Маметов” хуҗалыклары бар. Хәзерге вакытта кыр-басуларда солы, язгы бодай, вика, силоска кукуруз, күпьеллык үләннәр, көнбагыш чәчү бара.

11 майга булган мәгълүматка караганда, барлык чәчү эшләре 77 процентта үтәлгән. Соңгы арада көннәр дә кыздыра башлады, шунлыктан җирдә дым беткәнче, чәчүне тәмамласалар, яхшы булачак.

Быел язгы чәчү мәйданнарының күп өлешен техник культуралар тәшкил итә, болар – рапс, көнбагыш. Рапс 6 мең 992 гектарда булачак, 11 май көненә 6 мең 677 гектарда чәчелгән. Көнбагыш 2 мең 845 гектарда була.

Районда сидерат культуралар да чәчелгән. Планда 800 гектар гына булса да, арттырып, 1420 гектарда чәчкәннәр. Тиздән үсемлекләрне корткычларга һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртү эшләре башланачак.

Тырыш, уңган механизаторлар

Кыр эшләрендә районыбызның уңган-булган механизаторлары тырышып эшли. Авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторлар буенча мәгълүмат җибәрде. Мәгълүматлар 11 май көненә. Мәсәлән, “Маркс” хуҗалыгында Илдар Минегулов, Ирек Мортазин, Рафик Шириев, Илнар Исмәгыйлев, Рәис Шакиров җир культивацияләүдә, чәчүдә, дым каплатуда эшлиләр.

“Ленин” хуҗалыгында Александр Васильев, Юрий Игнатьев, Николай Леонтьев тракторларда шулай ук тырмалауда, язгы чәчү эшләрендә катнашалар.

“Сатурн-Урал” хуҗалыгында Павел Стенькин, Камил Галиуллин, Иван Звонарев, Атлас Магизянов, Тәбрис Мусин – тырыш, уңган механизаторлар, эш күрсәткечләре дә әйбәт.

“Спартак агрофирмасы” механизаторлары: Евгений Савельев, Әсхәт  Насыбуллин, Александр Кириллов, Сергей Кандров – хуҗалыкның төп көчләре, МТЗ, К-700, Нью Холланд тракторлары белән эшлиләр.

“Август-Лениногорск” аграр предприятиесе – районда бик күп җирләрне эшкәртә, чәчә. Шунлыктан биредә эшләүче механизаторларга да эш күләме күбрәк туры килә торгандыр. Шулай да, Марат Таҗиев, Рамил Гәрәев, Роберт Шәрипов, Рамил Шамгунов, Рәмис Шамгунов куәтле техникалары белән чәчүдә, җир эшкәртүдә.

 

Розалия Мостафина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X