«Наше время – Безнен заман» фестиваленең суперфиналына килгән Белоруссиядән катнашучыларны Казан халыкара аэропортында каршы алдылар.
Минск делегациясен алты кеше тәкъдим итә. Алар "Музыка" номинациясендә чыгыш ясаячак һәм иҗади номерларын фестивальнең төп сәхнәсендә күрсәтәчәк.
Кунакларны татар милли гореф-гадәтләре буенча каршы алдылар: милли киемнәрдән кызлар аларга икмәй һәм чәкчәк тапшырдылар. Очрашу бәйрәм атмосферасында узды.
Бүген үк Белоруссиядән катнашучылар үз номерларын Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты мәйданчыгында тәкъдим итәчәк.
Быелгы фестиваль төрле илләр һәм төбәкләр вәкилләрен берләштерде. Белоруссиядән тыш, анда Төркия, Казахстан һәм Удмуртиядән коллективлар һәм башкаручылар катнашачак.
Нет комментариев